Онытыл

Башкаралар:
Азат Абитов
Категориялар:
Мәхәббәт

Оныт әле, оныт дигән идең

Кавышулар безгә язмаган.

Өметемне өздең, тик нигә соң үзең

Газаплыйсың мине яңадан?


Күренмәсәң, әйдә күренмә син.

Онытылган килеш онытыл.

Сагынудан туңса күңелләрем,

Хәтирәләр генә җылытыр.


Онытыла язган чакта гына

Йөрәгемне hаман теләсең.

Я юлларда күреп, я төшемә кереп,

Исәнме дип кулың бирәсең.


Кирәк микән безгә күрешүлар,

Үткәннерне нигә эзләргә?

Онылылган сүзләр, ияләнгән күзләр

Сине күрми генә түзәргә.