Керим әле урманнарга

Башкаралар:
Хәйдәр Бигичев
Категориялар:
Табигать Җыр-моң

Керим әле урманнарга

Урманнар арасына,

Сөйлим әле моңнарымны

Сандугач баласына,

Сандугач баласына.

Баласына.


Керим әле урманнарга

Каеннар арасына,

Каеннарны адаштырыйм

Каеннар арасында,

Каеннар арасында.

Арасында.


Керим әле урманнарга

Урманның карасына,

Бәлки дәва табалырмын

Йөрәгем ярысына,

Йөрәгем ярысына.

Ярасына.