Якты йолдызым

Башкаралар:
Ильшат Сафин
Категориялар:
Мәхәббәт

Җылы җәйләр җитте тагын

Якты йолдыз күкләрдә.

Шул йолдызлар арасыннан

Эзлим сине кичләрдә.

Шул йолдызлар арасыннан

Тапсам сине әгәрдә,

Өзеп алыр идем, ләкин

Буем җитмәс һичләрдә.


Кушымта:

Оч, оч, оч яныма,

Кун, кун, кун кулыма.

Син минем күз нурым,

Күктәге якты йолдызым.


Нур сибәсең күкләрдән син,

Балкып, сөю өләшеп.

Син бит мин сайлаган йолдыз,

Сөйлик әйдә серләшеп.

Җәйнен җылы кичендә син

Бик якты балкыйсың.

Сизәсеңме хисләремне

Сиңа дигән татлысын?


Кушымта.