Ялгыз торна

Башкаралар:
Фирдүс Тямаев
Категориялар:
Язмыш Кошлар

Төшләремә кер әле бер,

Хәлләремне бел әле бер.

Синең жылы кочагыңа мохтаҗ чагым

Бәргәләнә-өзгәләнә ятим җаным.


Кушымта:

Кайнар утта янам,

Бозлы суда калам

Ни хәл итим микән?

Ничек үтим микән тормыш дулкыннарын?

Мин бит ялгыз торна,

Зинһар адаштырма.

Ни хәл итим микән?

Ничек үтим микән тормыш упкыннарын?


Була икән андый мәлләр,

Шәмдәлләрдә сүнә шәмнәр.

Ургый-кайный хәсрәтемнең дулкыннары

Тамырлык көтеп торган укыннары.


Кушымта.


Таулы ташлар ишелер күк (кебек),

Барыр юлым киселер күк (кебек).

Бәхет диеп алдаганмын барырышы,

Коткаручым бул әле дип, сиңа дәшәм.


Кушымта.