Әллә ничек уза гомерләр

Башкаралар:
Айдар Тимербаев
Категориялар:
Мәхәббәт Язмыш

Исеңдәме, нинди гүзәл итеп,

Килгән иде безгә сөюләр?

Җитәкләшеп йөргән ул көннәрдә

Син акыллы идең, мин - юләр.


Кушымта:

Йөрәгебез тынгы таба алмыйча,

Әллә ничек уза гомерләр

Син акыллы чакта, юләр булдым

Мин акыллы чакта - син юләр.


Насыйп булды кабат күрешүләр

Сабырлыгым җыеп күңелнең.

Табалмады миңа җылы сүзләр

Бу юлы шул юләр син идең.


Кушымта.


Уза гомер, икәү ике якта,

Күрәселәр килеп яктыны.

Үкенүләр өзә үзәкләрне

Икебез дә хәзер акыллы.