Хисләр бураны

Башкаралар:
Ринат Яруллин
Категориялар:
Мәхәббәт

Шомыртлардан чыклар тама,

Шатлык яшьләре микән?

Тормышымны ямгә күмгән

Син бар дөньяда, иркәм.


Кушымта:

Урамнарда карлар ява,

Хисләр бураны микән?

Минем күңелдә йөрмә,

Син сизәсеңме, иркәм?


Сүрән көннәр аяз кебек

Син янымда булганда.

Бер сүзең дә дәва була

Күңелләрем тулганда.


Кушымта.


Җаным коштай канатлана

Әллә яз килде микән?

Күңелләргә җылы ятлар

Син алып килдең, иркәм.