Күңел эретерлек сүзләр бар

Башкаралар:
Рифат Зарипов
Категориялар:
Язмыш

Уйнап кына әйткән сүзләр бар,

Уйламыйча әйткән сүзләр бар.

Уйлап ләкин чынлап әйткән сүзгә,

Тешне кыса-кыса түзгән бар.


Кушымта:

Күңел эретерлек сүзләр бар,

Чирдән теретерлек сүзләр бар.

Гомер буе йөрәк түрләрендә

Саклап йөретерлек сүзләр бар.


Бәхет өчен кайчак сүз җитә,

Ят кешене бер сүз үз итә.

Ә кайчакта авыр бер сүздән дә,

Яшәр өчен көч һәм дәрт бетә.


Кушымта.


Әрем әчеседәй сүзләр бар,

Балдай татлы телле кешеләр бар.

Айлар яварга сер югалмаган,

Эз калдырган изге эшләр бар.


Кушымта.