Көт авылым

Башкаралар:
Равиль Исхаков
Категориялар:
Туган як

Авылым синнән киткәндә

Сагышланам, моңланам.

Сиңа кабат кайтуымны

Уйлап кына юанам.

Кушымта:

Көт авылым, мин кайтырмын.

Көт авылым, гүзәлем.

Бик сагынам, ни хәл итим?

Сагынсам да, түзәм.


Сагынам урамнарыңны,

Карлы бураннарыңны.

Зәңгәр күздәй җемелдәгән

Якты йолдызларыңны.


Кушымта.


Яз гүзәллеген сагынам,

Шаулпа бозлар акканын.

Язгы җил, кояш нурыннан,

Челтерләнгән карларны.


Кушымта.