Ышан бары гомер иткәнгә

Башкаралар:
Вадим Захаров
Категориялар:
Язмыш

Иңнәреңне баса авырлык,

Көчең бетсә алга барырлык.

Кирәк соң мы чит яклар иңе?

Терәк ит син бары үз тиңең.


Кушымта:

Язмыш җилләрендә сыгылсаң,

Ялгыш кына абынып ыгылсаң,

Кул сузма син үткән-киткәнгә,

Ышан бары гомер иткәнгә.


Яшьләр килсә әгәр күзеңә,

Ышанычың бетсә үзеңә,

Бу шатлы күңелең якларга

Үз тиңеңә әйбәт серең сакларга.


Кушымта.


Барасы юлларыж буталса,

Йөрәгеңне ялкын-ут алса,

Юлдаш итмә хәтта дусларың,

Янәшәңдә булсын үз ярың.


Кушымта.