Бәхет төне

Башкаралар:
Айрат Сафин
Категориялар:
Мәхәббәт Җыр-моң

Каеннары ай-һай ак икән,

Cөю белән тулы чак икән,

Каеннардан якты моң тама.


Бу бит бәхет төне,

Эзлә бәхетеңне,

Юк йоклама, егет, йоклама.


Егет яна кызга күз атып,

Сандугачтай йөри озатып,

Йолдызлардан энҗе сибелә.


Табышалар парлар,

Кавышалар ярлар,

Юк бәгърем, юк бит син генә.


Бәхет төне узып китәрме?

Безгә бәхет кире китәрме?

Каеннардан сора, каеннан.


Күңелемнен күркен

Яулый алмас беркем,

Исемнәрең каеп язылган.


Бу бит бәхет төне,

Эзлә бәхетеңне,

Юк йоклама, егет, йоклама.