Әрнемә әле күңел

Башкаралар:
Вадим Захаров
Категориялар:
Язмыш

Узган саен гомер дигәнебез

Хәтирәләр бара өстәлеп.

Рәхәте дә, рәхәт түгеле дә

Булган икән, булган җитәрлек.


Кушымта:

Уза диеп гомер, әрнемә әле, күңел,

Яшисе бит әле, яшисе.

Үткәннәрне инде кайтарырлык түгел.

Алдагысы булсын бәхетле.


Теләсәк тә, теләмәсәк тә без,

Гомерләрнең булмас яңасы.

Эх, килә шул үкенмәслек итеп

Рәхәтләнем яшәп каласы.


Кушымта.


Берәүгә дә җиңел бирелми ул

Гомер дигән олы бу юллар.

Үткәннәрдән сабак ала белсәк,

Җинеллерәк булыр барулар.


Кушымта.