Тала тала

Категориялар:
Бию көе Халык җырлары

Сандугачлар ияләшкән

Су эчергә миләштән.

Сагынуларым бетәр әле

Сине күреп сөйләшсәм.


Кушымта:

Их, тала, тала, тала,

Тала ике беләгем.

Нигә тала, нигә яна

Икән минем йөрәгем?


Агыйдел суы тирбәлә

Уртасында сал булса.

Суга салсаң, калкып чыгар

Безгә насыйп яр булса.


Кушымта.


Агыйделгә басма салдым

Каенын сайлап кына.

Яннарыңа барыр идем

Кош булып сайрап кына.


Кушымта.