Аккошлар мәхәббәте

Башкаралар:
Ришат Тухватуллин
Категориялар:
Мәхәббәт Табигать Кошлар

Үпкән, кочкан, жилгә очкан,

Яраткан берәү була.

Яратышып кавышканнар,

Пар аккоштай, матур итеп

Яшәп гомерләр уза.


Кушымта:

Аккошлар парлап таяна

Суның дулкыннарына.

Шул кошлардай пар була алсаң,

Мәңге тугры яр була алсаң

Чык минем юлларыма.

Чык минем юлларыма.

Су өсләре каурый-каурый

Пар аккош йөзгән эздә.

Язмыш аккошлар бәхетен,

Шул кошларның мәхәббәтен

Юрасын иде безгә,

Юрасын икебезгә.


Безне кавыштырасың,

Язмышлар ялгышмасын!

Бер аккошка, бер аккош дип,

Ходай теләгәне булса

Юллар аймылышмасын.


Кушымта.


Аккошлар йөзә суларда

Башларын башка салып.

Илтәсе иде гомерне картлыкка,

Яшьлектә биргән вәгъдәләрендә калып.


Кушымта.