Сине эзлим

Башкаралар:
Рәниф Вахитов
Категориялар:
Мәхәббәт

Сине эзлим мин, күңел сиңа талпына,

Йөрәккәем йолдыз булып атыла.

Сулышыңны кайчак янда тоямын,

Сине эзлим мин, табынамын.


Кушымта:

Сине, сине, сине эзлим, эзләп табармын,

Минем, минем, минем сүздә газиз җаннарым.

Ыракта, кайда булсаң да, барып җитәрмен,

Балдай татлы сөюләрен бүләк итәрмен.


Сине эзлим мин, күз алдымда карашың,

Йөрәгемә серле наздай тамасың.

Иркәлисең, шашып килеп сөясең

Күрсәм уттай кабынамын.


Кушымта.