Саф чишмә

Башкаралар:
Рафис Калимуллин
Категориялар:
Мәхәббәт Табигать

Шундый матур кичне, аңлап безнең хисне.

Ай да кача кереп болытка.

Безне таныштырган, сөеп кавыштырган

Ямьле яз кичләрен онытма.


Кушымта:

Саф чишмәгә төшеп, көмеш суын эчеп,

Серең чишеп җилгә таратма.

Чәчәк өзеп биргән, өзелеп сөям дигән,

Сүзләреңне һич тә онытма.


Әйтелде күп сүзләр, бәхетнең иң гүзәл,

Мизгелләрен бер дә онытма.

Кайларда йөрсәм дә, ни генә күрсәм дә,

Мин бырын син бер үк онытма.


Кушымта.


Тәүге тапкыр күргән өмет тулы күзләр,

Араларга ятлар кермәсә.

Синең белән генә, назлап сөеп кенә,

Яшәр идек ахыр көнгәчә.