Мин бәхетле

Башкаралар:
Ришат Тухватуллин

Шатлыклардан исергәндә,

Җылы хисләр кичергәндә,

Уйларымнан уянамын.

Мин бәхетле бүген, бәхетле.


Очам киләчәгемә,

Бәхет күрәчәгемә,

Йолдызлар кочагына

Җилдәй очам.


Җылы яңгыр исләредәй,

Ямле җәйнең кичләредәй,

Әйтелмәгән хисләремдәй,

Мин бәхетле бүген, бәхетле.