Аккошлы күл

Категориялар:
Мәхәббәт Табигать Кошлар

Очып ерак җирләрдән

Аккош төшә күлләргә,

Бәхеткәен эзләргә.

Мин дә төшәм күлләргә

Аккошларны күзләргә,

Бәхетемне эзләргә.


Кушымта:

Йөзәсе иде күлләрдә аккошлардай парлашып.

Үтәсе иде гомерне шул кошлардай аңлашып.

Яшәлер иде бәхеттә, пар аккош булсак әгәр.

Йөрәкләр тибүләреннән туктаганнарга кадәр.


Гөлләрнең зәңгәрсу төсен,

Вак дулкыннар тибрәлешен,

Иркәләп җилләр исә.

Башларын башларга салып,

Сөю назларында калып,

Аккошлар дулкын ишә.


Кушымта.


Күл өсләрен гизә-гизә,

Дулкын-дулкын уйлар йөзә

Сокланып аккошларга.

Аккош бәхетләрен телим,

Аккош сөюләрен телим

Адашкан язмышларга.


Кушымта.