Ташлап китмә

Башкаралар:
Фирдүс Тямаев
Категориялар:
Туганнар Әниләр

Озын юллар үтеп, күрешүне көтеп,

Синең янга ашыгып киләмен.

Кулларыңнан алып күзләреңә багам.

Әле ярый син бар, өй яме.


Кушымта:

Ташлам китмә, әнием, ташлап китмә,

Кояш сүнәр, кибәр чишмәбез.

Синсез салкын кышлар, без канатсыз кошлар.

Ташлам китмә, әнием, ташлап китмә.


Синең янда гына донья яме тына,

Җанга рәхәт хәләт табам мин.

Син - игелек үзең, алтын - әйткән сүзең,

Син бар чакта һаман бала мин.


Кушымта.


Кем җанымны аклар? Кем кыйбламны саклар?

Кем юатыр тузан күңелен?

Раббыбыздан сорыйм, сиңа бәхет юрыйм,

Озын булсын, әни, гомерең.


Кушымта.


Соң шул инде, соңга калдык.

Байлык та бар, вакыт та бар

Бушап калган туган йортның

Капкасын тик җилләр кагар.

Ап-ак пәрдә җилфердәмәс.

Әни төсе гөлләр кипкән.

Туган йортның җылы нуры,

Әни белән бергә киткән.

Кайта алмадык исән чакта,

Көткәнеңне белеп тордык.

Сиңа ашыгасы иде,

Ә без һаман донья кудык.

Тилмереп бер сөйләшергә

Телефонны алган чакта:

"Әни, соңрак, вакыт юк" - дип,

Кискен әйтеп салган чакта.

Әрнегәндер йөрәккәең,

Хәзер юкса белер идек.

Гомереңны озайтырлык

Бар чараны күрер идек.

Соң шул инде, соңга калдык.

Үкенечтән әрни йөрәк.

Сулкылдый җан, өзгәләнеп,

Әни кирәк, әни кирәк.

Кемнәргәдер соң түгелдер,

Ашыгыгыз, өлгерегез.

Кырык эшегезне ташлап,

Әниләргә йөгерегез.

Үтенәмен, йөгерегез!

Үтенәмен, өлгерегез!


Кушымта.