Донья куабыз

Башкаралар:
Рамиль Шафиков
Категориялар:
Язмыш

Ашыгабыз, ашкынабыз,

Шулай донья куабыз.

Гомернең ярсулы атын

Куып җитмәк булабыз.


Кушымта:

Яшәгән дә кебек җирдә,

Яшәмәгән дә кебек.

Шул өч көнлек доньяларның

Яшик кадерен белеп.


Әй, куабыз, йөгерәбез

Алданабыз, алдыйбыз.

Үткәннең ялгыш икәнен

Гомер узгач аңлыйбыз.


Кушымта.


Әй, куабыз үзебезне,

Туар таңга багышлап.

Килер көнне ни көткәне,

Ансы инде табышмак.