Адаштырма мине

Башкаралар:
Рифат Зарипов
Категориялар:
Мәхәббәт

Адаштырма мине, саташтырма мине,

Сакла мине ялгыш адымнардан.

Кояш кебек кайнар минем сөю хисе,

Тик ул синең өчен кабынмаган.


Кушымта:

Адаштырма мине, саташтырма мине,

Болай да бик әрни бу күңел.

Сыннарыңда синең аның рәвешләре,

Тик ул түгел шул, син, ул түгел.


Урлама ул хисне, син нәкъ аның төсле

Тоелганга кайчак күңелемә.

Әрнүләрдән арган, сагынудан талган

Хисләр әзер ташып түгелергә.


Кушымта.


Адаштырма мине, саташтырма мине,

Сакла мине ялгыш адымнардан.

Кояш кебек кайнар минем сөю хисе,

Тик ул синең өчен кабынмаган.