Туган көн

Башкаралар:
Лилия Вахитова
Категориялар:
Туган көн

Иң бәхетле көн доньяда

Ул бит туган көн,

Шатлан әле кеше булып

Яралган өчен.


Кушымта:

Туган көннәр килеп торсын

Тагын күп еллар,

Алда әле сине көтсен

Бары ак юллар.


Гомер үтә дип зарланма,

"Картаям" димә.

Һәр мәлнең үз гүзәллеге,

Башыңны имә.


Кушымта.


Сәламәтлек сине бер дә

Ташлам китмәсен.

Йөрәгеңдә дәрт-дарманың

Мәңге сүнмәсен.


Кушымта.