Яшим сөю назларында

Категориялар:
Мәхәббәт

Сорасалар миннән юлларыңа алыр

Бармы синең гашыйк бер ярың?

Әллә кайдан сине, сине сайлар идем,

Әйтер идем: "Ул бит син, җаным!"


Кушымта:

Мәхәббәттә парлы канатым син,

Тәңрем сине сөеп биргәндер,

Сулышымда яшим, hәр сәгатем

Синең өчен янам, көйгән гөл.


Уйнамыйча торган минутым юк

Аңлата алмыйм җаным халәтен.

Яратырга бары, бары булдыралам,

Ә минем юк башка сәләтем.


Юлларыма нурлар, нурлар түшәдең дә,

Кочак җәеп чыктың каршыма

Яшим бүген сөю, сөю назларында,

Рәхмәтлемен сиңа барсына.