Дәү әти

Башкаралар:
Булат Нигматуллин
Категориялар:
Туганнар

Көннәр буе ялны белмисең син,

Таңнар белән бергә уянып.

Бөтерелә янда оныкларың

Туялмыйсың күреп куанып.


Кушымта:

Дәү әтием, нинди бәхетле без,

Яңыбызда син бит hәрвакыт.

Озын гомер насыйп итсен Ходай.

Гел яшәрбез сине яратып.


Исем китә синең акылыңа.

Кулларыңа күзләр тимәсен.

Сынаулардан куркып егылмаска,

Еламаска безне өйрәттең.


Кирәк чакта усал да син үзең,

Үзең шаян, матур, сөйкемле.

Бабай дисәм, үпкәләрсең кебек,

Син бит әле егет шикелле.