Бәгърем

Башкаралар:
Әнвәр Нургалиев
Категориялар:
Язмыш

Җаннарымда тибә наз чишмәсе,

Әллә инде ихлас сөюдән?

Туңган йөрәгемнең бозы эри

Яратамын дигән сүзеңнән.


Кушымта:

Яраланган йөрәгемне төрдең назга,

Коендырдың татлы назларга,

Гомерем буе парын көткән җаным.

Тынычланды ярын тапканга.


Калган гомеремне синсез, бәгърем,

Уздыралмам инде бер көн дә.

Язмышым, син, ышанычым булдың,

Тик янымда булчы гомергә.


Кушымта.


Икәү бергә татып алсак икән,

Мәхәббәтнең бәхет алмасын.

Язмышымны, ходай, парлы иттең,

Ялгызлыкка берүк салмасын.


Кушымта.