Гомер язы

Башкаралар:
Ранис Габбазов
Категориялар:
Язмыш

Язлар да үттеләр

Көзләр дә җиттеләр,

Салкын җилләр исеп

Бәгъремә үттеләр.


Кушымта:

Гомер кай арада искән җилдәй үткән,

Тик йөрәк hаман яшь, яз килгәнен көтә.

Гомер кай арада искән җилдәй үткән,

Тик йөрәк hаман яшь, яз килгәнен көтә.


Әйдә кояш, җылыт,

Җылыт син җанымны.

Алып кил син миңа

Югалган язымны.


Кушымта.


Барыбер килер язлар,

Алып килер назлар.

Яшәсәң назланып,

Китмәс бездән язлар.


Кушымта.