Әниемә

Башкаралар:
Флүрә Сулейманова
Категориялар:
Туганнар Әниләр

Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,

Жыйгансың син миңа бар гөлен даланың,

Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,

Балалык рәхмәтем жырымда чагыла.


Кадерләп үстергән мин синең жимешең,

Куенын - гөл-бакча, назлы жил - сулышың.

Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,

Күнелен назларың күзеннен таныймын.


Боларга бәрабәр ни генә бирәем,

Бердәнбер бүләгем - туг(ы)ры йөрәгем.

Итә күр канәгать, риза бул шушыңа,

Үзеңә аталган җырымны кушып ал.


Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным,

Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.

Ай белән кояшны бирим дип уйладым,

Үрелеп алырга җитмәде буйларым.