Язмыш

Категориялар:
Язмыш

Әй бу сәер язмыш - кичә уналты, бүген алтмыш,

Тиз укыла тормыш китабы.

Нигә яшьлекләрнең аңлыйбыз кадерләрен

Шул китапта узгач уртаны?


Кушымта:

Кайларга илтсә дә гомер язмышларым,

Туганнарым минем җанымда.

Ә иске сурәттә шук кечкенә малай

Елмая әнисе янында

Әнкәйләрнең яшь чагында...


Йөз алтмыш җитез атны алып сатулашмый

Җиктем мин капот астына.

Тик сагынамын hаман алмачуар атта

Чапканым Идел ярыннан.


Чишмәләр чыңлады, сандугач җырлады,

Мин эзләдем хаклык читләрдә.

Тик ул гади хаклык гомер буе балкып

Торган әткәмнең күзләрендә.