Сиңа гына

Башкаралар:
Гүзәл Уразова
Категориялар:
Мәхәббәт

Син янымда чакта миңа бәйрәм,

Син булганда дөньям күңелле.

Мин бәхетле бары синең белән,

Яктыртучым тормыш күгемне.


Кушымта:

Сиңа гына йөрәк тулы назым,

Син генә җырлы, моңлы сазым.

Син минем мәңге сүнмәс йолдызым,

Салкында җылытучы язым.


Куркыта алмый мине бураннар да,

Челләләр дә, әче җилләр дә,

Чөнки сынауларда сынмый торган

Пар канатлар безнең иңнәрдә.


Сөйкемле һәм серле күзләреңнең

Көзгесендә күрәм үземне.

Мин ышанам бары тик син генә

Яз итәрсең минем көземне.