Димәк мин яшим синдә

Категориялар:
Мәхәббәт

Яраттым мин сине, яраттым.

Яраттым мин сине, яраттым.

Син диеп, син диеп җан аттым,

Караттың үзеңә, караттың.


Кушымта:

Кулларым, кулларым кулларыңда,

Күзләрем, күзләрем күзләреңдә,

Йөрәгем, йөрәгем йөрәгеңдә,

Димәк мин яшимен синдә.


Тартылды күңелнең, тартылды

Нечкәләрдән нечкә кыллары.

Ярату, ярату моңнарын,

Җанымда тыңла әле, тыңла әле.


Кулларың кулларымнан алма,

Югалма юлларымнан, югалма.

Тыналмыйм мин синсез, тыналмыйм,

Торалмыйм мин синсез, торалмыйм.