Төнге урам

Башкаралар:
Альфина Азгамова
Категориялар:
Мәхәббәт

Бәхетемне күпсенде дә,

Урлады төнге урам.

Урамда калды сары көз,

Күңелдә кара буран.


Кушымта:

Ул ятныкы була алмый,

Ул минем өчен туган,

Урлама син аны миннән,

Калдырчы төнге урам.


Сизмисең мени күңелләр,

Мәхәббәт белә тулган?

Аралырга йолдыз түшәп,

Кавыштыр безне, урам.


Бәхетемне күпсенде дә,

Урлады төнге урам.

Әйтелмегән сүзләр калды,

Күңелдә кара буран.