Ике балык

Категориялар:
Мәхәббәт Табигать

Океаннар кичәрсең,

Озын юллар үтәрсең.

Сагынам да хатлар язам

Бәлки кайтып китәрсең.


Кушымта:

Су өстендә балык уйный,

Иртә дими, кич дими.

Ике йөрәк бергә тибә,

Таң атканын да сизми.


Ялгызыма ямансу,

Диңгезләрдә салкын су.

Кайта дигән хәбәренңе

Алып килде агым су.


Чишмәләр арымый микән?

Алар ага да ага.

Чүлләргә таба акмыйлар

Ага диңгезгә таба.