Хәния Хәния

Башкаралар:
Зифа Нагаева
Категориялар:
Исемнәр Язмыш

Хәния, Хәния, дәшми-дәшми генә,

Суратеңнән елмаясың, сөйләшми генә.

Җилләр булып тәрәз каксаң, тәрәзә ачам,

Тагын бер кат җанны өзеп җырла, ичмасам.


Кушымта:

Хәния, Хәния, сине уйлап җан көя.

Миңа шулай җиңеллерәк, киттем дисеңме?

Алып китә алмый үлем,

Алып китә алмый үлем, синең исемне.


Истәлеккә калды, истә калды,

Күпләрне бу җыр әрнүләргә салды.

Аырылушыны сиздеме әллә моңлы йөрәгең?

Иртәләдең истәлек дип, иртә телләдең.


Кушымта.


Җырың барып җитә алмаган илләр юк.

Моңнар туар синең моңнарыңа тиңнәр юк.

Син дөньяда яши, яши дисәләр,

Син дөньяда яши дип җилләр исәләр.