Гафу ит син мине

Башкаралар:
Чәчкә
Категориялар:
Мәхәббәт

Гафу ит син мине, яшьлегемнең гөле,

Ул чагында кылган ялгышка.

Юкка көнләшүне, синнән читләшүне

Аңладым шул бик соң тормышта.


Кушымта:

Гомерләр тиз узар, кичер мине, зинһар,

Гөнаһлы мин синең каршыңда.

Тугры сүзләрең дә, моңсу күзләрең дә

Төшләремә кереп алҗытма.


Гафу ит син мине, сүнгән өметеңне

Хыялыңны төргән томанга.

Назлап күңелеңне, тәүге сөюеңне

Салган өчен бердән моңнарга.


Кушымта.


Гафу ит син мине, инде ятлар гөле

Бәхетле бул алда тормышта.

Уйларыңда кайчак яшьлегеңә кайтсам

Безнең сөюләрне онытма.


Кушыта:

Гомерләр тиз узар, кичер мине, зинһар,

Гөнаһлы мин синең каршыңда.

Барын да түзәр идем, ялгыш өзгән гөлем,

Мәңге калыр өчен яныңда.