Талбишек

Башкаралар:
Ильнар Сайфиев
Категориялар:
Җыр-моң

Бездә бишек әллә ничек

Талдан, җырдан үрелә.

Җырлы бишек җылы бишек

Эленә өй түренә.


Ничек җырламасын бишек

Сөн талларыннан үрелә.

Тал бишектә үстем мин дә,

Сизелми мени бер дә?


Җырлый бишек, елый бишек,

Җырлый-елый моңлана.

Әллә бишек, әллә инде

Бишектә яткан бала.


Сеңгәндер ул тал бишеккә

Әнкәмнең моңлары да.

Шулайдыр шул тал бишекне

Юк шуңа тынганы да.