Карт бүре

Башкаралар:
Илсөя Бәдретдинова
Категориялар:
Табигать

Шомлы кара урман, ак карлар тапталган,

Бөтенесе дә нидер көтә.

Кычкырды саескан: "Карт бүре арыган,

Ул бүген сезне ташлап китә”.

Сусап яна иткә, яшь бүреләр көтә,

Вакыт-вакыт куялар улап.

Үз хәлен аңлаган, мең тапкыр санаган,

Карт бүре басып тора уйлап.

Үз хәлен аңлаган, мең тапкыр санаган,

Карт бүре басып тора уйлап.


Белә кара урман нинди сукмаклардан

Карт бүре көтүне йөрткәнен.

Минеке хак диеп, безнең сукмак диеп,

Аю белән дә сөзешкәнен.

Яшь бүреләр исә гәүдәгә тиз үсә.

Карт бүре тапкан ашап итне.

Тик килә беләсе, шулардан берәрсе,

Ияртә алырмы көтүне.

Тик килә беләсе, шулардан берәрсе,

Ияртә алырмы көтүне.


Сакланып атларга салган сукмаклардан,

Саклап аучылардан көтүне.

Капканны күрергә, тапканны бүлергә.

Көтүдә онытмый беркемне.

Дәшми кара урман, тынды төнге буран.

Бөтенесен озак уйлады.

Сукмакларны салган, эзләре күп калган,

Карт бүре бер читкә атлады.

Сукмакларны салган, эзләре күп калган,

Карт бүре бер читкә атлады.


Дәшми тора көтү, җиңел түгел китү.

Бөтенесе никтер куркынган.

Әйтерсең саташкан, кычкырды саескан:

"Нәрсә көтә сине, әй урман?"

Шомлы кара урман, ак карлар тапталган,

Бөтенесе дә нидер көтә.

Бу көтүне җыйган карт бүре арыган,

Ул бүген сезне ташлап китә.

Бу көтүне җыйган карт бүре арыган,

Ул бүген сезне ташлап китә.