Күңел

Башкаралар:
Илсөя Бәдретдинова
Категориялар:
Җыр-моң Сагыш

Күңелнең тулган чагы

Яна сагыш учагы.

Кемдер китә, кем кала.

Кайгыларга урала

Сагышлардан моң алып,

Кемдер юлга кузгала.


Кушымта.

Ике урман арасы.

Безгә кая барасы.

Кемнәр юлны күрсәтер.

Адашмыйча атларга,

Бирешмәскә ятларга

Безне кемнәр өйрәтер.

Әй, төнге юл, адаштырма.

Безгә ерак барасы.

Сагыш учагы утында

Килә бәхет табасы,

Килә бәхет табасы.


Юлда көтә ялгызлык,

Адым саен явызлык.

Төн үтә йолдыз санап.

Ышанмыйча сүзләргә,

Сагыш тулы күзләргә,

Атлыйбыз алга карап.


Ай сүнмәсә күкләрдә

Була юлны үтәргә,

Сагышны эчкә йотып.

Сер бирмичә ятларга,

Ай сүнсә да атларга,

Йөрәкне кулга тотып.


Күңелнең тулган чагы

Яна сагыш учагы.

Кемдер китә, кем кала.

Кайгыларга уралып,

Сагышлардан моң алып,

Кемдер юлга кузгала.