Талия

Категориялар:
Мәхәббәт Исемнәр

Минем буталчык хәлемне

Тик син генә анлыйсың,

Үзеңне дә, мине дә син

Бәхетле дип саныйсың.


Талиякәй, Талиям,

Яратам да, яратам.

Синен яннарыңа барып

Сагышларны таратам.


Ничә тапкырлар талпындым

Араларны өзәргә.

Башлау жиңел, ташлау читен,

Язган булгач түзәргә.


Чиксез күкне ак күгәрчен

Иңләде кабат-кабат.

Син hаман да минем өчен

Укылып бетмәгән хат.