Чияләр

Башкаралар:
Габделфәт Сафин
Категориялар:
Мәхәббәт Яшелчә-җимеш

Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп

Бакчада үсәләр чияләр.

"Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,

Иң матур чагыбыз!" – дияләр.


Кояшка үрелеп,

Кызара чияләр.

"Сез икәү, сез икәү

Пар килгән!" – дияләр.


Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,

"Үбим!" – дип үрелсен чияләр.

Сөюен яшергән гашыйклар шикелле

Кызарып башларын ияләр.


Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне

Күз явын алырлык чияләр.

"Төшәбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!

Соңлама, соңлама!" – дияләр.


Тулышып пешкәннәр

Кып-кызыл чияләр.

"Сез икәү, сез икәү

Бәхетле!" – дияләр.