Әле дә син бар әле дөньяда

Башкаралар:
Габделфәт Сафин
Категориялар:
Мәхәббәт Язмыш

Күптән инде әйтер сүзләрем бар,

Хыялларым күңел түрендә,

Айга барып ачам йөрәгемне,

Ай тапшырсын сиңа серемне.


Күзләремә бер каравың җитә,

Барлык кайгыларым югала,

Әле дә син бар әле бәхетемә,

Әле дә син бар әле дөньяда.


Тәрәз шакып назлы таң җилләре

Миннән сиңа сәлам китерер.

Тыңла күңел биреп, алар сиңа

Минем сүзләремне җиткерер.