Туган көнендә

Башкаралар:
Альфина Азгамова
Категориялар:
Дуслык Туган көн

Туган көн - гомер бәйреме, сузды кулларын.

Җыелдык синең яныңа, якын дусларың.

Ява котлау, гөл-чәчәкләр, изге теләкләр.

Нинди рәхәт җыелышкач якын йөрәкләр!


Туган көндә, туган көндә зурлыйбыз-зурлыйбыз,

Чын күңелдән, чын күңелдән котлыйбыз-котлыйбыз.

Үтә гомер кыскара дип, моңайма-моңайма,

Мәңге яшә, мәңге яшь бул, картайма.


Уйнап-көлеп узмаган бит үткән елларың.

Барын да эзләгән-тапкан алтын кулларың.

Сикәлтәсез булмагандыр үткән юлларың,

Үзең әйбәт булгач, менә бик күп дусларың.


Бүгенгедәй гел елмайсын нурлы йөзләрең,

Бәхетләр сирпеп карасын hәрчак күзләрең.

Туган көннәр кабатлансын тагын-тагында.

Теләкләрне кабул итеп ал син барсында.