Яшьлегем

Башкаралар:
Нафкат Нигматуллин
Категориялар:
Җыр-моң Сагыш Язмыш

Бик еракта калды минем

Җырлап уткән яшьлек чагым.

Шул яшьлегем искә төшсә,

Йөрәккәем әрни тагын.


Сагынам, сагынам, сагынам мин сине,

Яшьлегем, яшьлегем, яшьлегем, кайтчы әле

Кайда син, кайда син, кайда син, яшьлегем?

Яшьлегем, яшьлегем, яшьлегем, кайтчы әле.


Ак каеннар, ак томаннар,

Бигрәк матур иде шул чак.

Көндә кичен янар иде,

Су буенда безнең учак.


Шул учакның яктысында,

Күргән идем бер чибәрне.

Шундый матур жырлый иде,

Гашыйк итеп егетләрне.