Әйтер сүзем калган

Башкаралар:
Гүзәлия & Хәким
Категориялар:
Мәхәббәт

Күрәсеңме синсез гомеремнең,

Ай-кояшсыз үткән көннәрен?

Сине көтеп, үксеп-үксеп елап,

Юешләнгән мамык мендәрем.


Сизәсеңме синсез йөрәгемнең,

Дөрләп түгел, пыскып януын?

Бер рәхәтен курмим бу дөньяда,

Бу тормышта синсез калуның.


Безнен ара - кул сузымы гына,

Ерагая бара, ерагая.

Әйтер сүзем калган йөрәгемдә

Син кайда соң хәзер, мин кайда?


Иш(е)тәсеңме тавышымны минем?

Өметемне өзмим, көтәрмен.

Синен күзләреңә генә карап,

Әйтер сүзе калган йөрәкнең.