Ак каен

Башкаралар:
Айфара
Категориялар:
Мәхәббәт Табигать

Күңелләргә сөю килгәч, яшәрсең дип язлар саен

Бергә йөргән тау битенә утырттык без зифа каен.

Килде кышлар җилләр алып, ә мин янып сөя идем,

Шушы каен төбендә син: “Мин башканы сөям”, - дидең.


Ак каен, син яшә, карама син безгә.

Йөрәгең саф синең, бирешмә син көзгә.

Ак каен, яшь каен, син үлмә, яшә син.

Синең саф сөюнең һәр язда яшә син.


“Сөям, - дидең син, - башканы”, шаулап куйды зифа каен.

“Исәнме”, - дип, мин ялгызым киләм аңа һәркөн саен.

Күрдем бүген яфраклары коелалар безнең эзгә.

Нигә әле, ник саргая – иртә әле салкын көзгә.


Улә каен, зифа каен. Рәнҗеп китә инде безгә.

“Онытма, - дип, - сөюеңне”, карый кебек минем күзгә.

Килер язлар тау битенә, бизәлер ул һәр ел саен,

Тик син генә яшәрмәссең, кичер безне, кичер, каен.


Ак каен, яшь каен, ник бездән китәсен?

Ник мине гомергә син ялгыз итәсен?

Ак каен, рәнҗемә, кичер син, каеным.

Без сөя белмәдек, без бүген аерым.