Бер егет гармун сайлый

Категориялар:
Бию көе Җыр-моң

Бармаклары белән гүя,

Гармун телләрен саный.

Берсен ала, берсен куя,

Бер егет гармун сайлый.


Гармун сайрый сандугачтай,

Гармун сайрый да сайрый.

Көйгә көйне ялгый-ялгый,

Бер егет гармун сайлый.


Уйнамый түзеп буламы,

Кулда гармун булганда?

Тын гына торып кара син

Күңелең моңга тулганда.


Кызлар күңелен җилкетә

Гармуннар телләре моңда?

Тукта-тукта, нинди көй бу?

Йөрәкне урый моңга!