Эзләдем

Башкаралар:
Гүзәл Уразова
Категориялар:
Мәхәббәт

Эзләде, үз тиңемне эзләде,

Өметен өзмәде,

Үз ярымны эзләде җаным.

Эзләдем, күпме еллар эзләдем

Якты булды хыялым,

Сагыныплар эзләдем аны...


Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,

Килерсең дип көттем мин,

Табармын дип белдем мин, жаным.

Үземне мин бәхетле диямен,

Тимәсен тик күзләрем,

Тимәсен тик күзләрем, җаным.


Сүзләрең, синең назлы сүзләрең

Биләде йөрәкне,

Күңел белән тартылам сина.

Күзләрең сүзләрдән дә көчлерәк,

Бик ягымлы күзләрең

Бөрки йөрәк җылысын миңа.


Шатланам, бик бәхетле көннәрем,

Син генә бәхетем,

Ярый әле эзләдем сине.

Кызганмыйм синсез уткән елларны,

Сиңа гына китерде

Ул елларнын юллары мине.