Утыр әле, әни, яннарыма

Башкаралар:
Хәния Фәрхи
Категориялар:
Туганнар Әниләр

Туктап калдым тормыш юлларымда,

Утыр әле, әни, яннарыма,

Кайгыларга нихәл түзәем,

Серләремне кемгә сөйләем.


Дөнъя булгач була төрле хәлләр,

Вакытлыча булсын авыр мәлләр.

Шулай үтә инде бу тормыш,

Нык бул балам яшәргә тырыш.


Киңәшеңне тотам, әнием,

Сабыр итә-итә, яшим мин,

Тик шулай да минем чәчләремә,

Еллар инде ап-ак карлар сибә.


Кызым инде үсеп буйга җитте,

Тормыш үзәнненән атлап китте,

Улда миңа шулай килерме?

Киңәш бирче, әнием, диярме?