Әниемнең туган көне бүген

Башкаралар:
Сагит Гыйбашев
Категориялар:
Туганнар Әниләр Туган көн

Шатлыкларың торган онытылып,

Борчуларын булган житәрлек.

Шуңа бәйрәмнәреңне жибәргәнсең

Тыйнак кына уткәреп.


Әниемнен туган көне бүген,

Ярар инде, әни, елама.

Онытмадым, ничек итеп онытыйм?

Я бер елмай, авыр сулама.


Каушап калган нурлы йөзләреңә

Ак яулыгың бигрәк килешә.

Борчылма әле син болайда матур,

Гади күлмәк кигән килештә.


Күчтәнәчләр белән табын тулды.

Куанычлар күбрәк аннанда.

Җаныбызга жылы кояш булып

Яшә әни шулай һаманда.