Үпкәләсәң, зйдә үпкәлә

Башкаралар:
Хәния Фәрхи
Категориялар:
Мәхәббәт Сагыш

Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар,

Күңелләргә кергән көз моңы.

Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар,

Дөнья мәшәкате өй тулы.


Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә,

Тик кайгылар белән түләмә.

Соңлап кына килгән газиз яр,

Күз яшьләрем генә булып кал.


Алда әле безнен сөю таңы диеп,

Өметләндермәче, гүзәлем.

Нигә кирәк инде сонлап килгән бәхет?

Түзә алмас кебек йөрәгем.


Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә,

Тик кайгылар белән түләмә.

Соңлап кына килгән газиз яр,

Күз яшьләрем генә булып кал.


Якты йолдыз булып, соңлап кына балкып,

Бу сөюдән яндык, ватылдык.

Өзгәләнә үзәк, тик бер генэ теләк,

Я Ходаем, бирче сабырлык.


Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә,

Тик кайгылар белән түләмә.

Соңлап кына килгән газиз яр,

Күз яшьләрем генә булып кал.