Кышкы чия

Башкаралар:
Хәния Фәрхи
Категориялар:
Мәхәббәт Яшелчә-җимеш

Күбәләкләп яуган ап-ак карлар

Килеп куна битем очларына.

Күзләремдә ай һәм йолдыз нуры,

Бөтерелә хисләр кочагында.


Әмма күрмим яуган карларны да,

Җитәкләшеп барган парларны да.

Син бит миңа бүген сөям дидең,

Кыш көнендә пешкән чиям дидең.


Күкрәгемә кысып җылытырмын,

Чиям дидең, сине өшетмәм.

Мондый татлы, назлы сүзләрне бит

Мин тик тәүге тапкыр ишетәм.


Әмма күрмим яуган карларны да,

Җитәкләшеп барган парларны да

Син бит миңа бүген сөям дидең,

Кыш көнендә пешкән чиям дидең.


Күбәләкләп яуган ап-ак карлар

Килеп кунса битем очларына,

Иреннәрдә татлы чия тәме,

Эрим кебек синең кочагыңда.


Әмма күрмим яуган карларны да,

Җитәкләшеп барган парларны да

Син бит миңа бүген сөям дидең,

Кыш көнендә пешкән чиям дидең.