Балан

Башкаралар:
Хәния Фәрхи

Кара урман, сары алан

Коела кыңгыраулар.

Мәк гөледәй кызыл балан

Каерып сындыралар.


Әнкәй күңеле елап кала,

Ник аны сындыралар?

Баланнар бит коелмыйлар,

Коела кыңгыраулар.


Баланны өзәләр бит,

Җепләргә тезәләр бит.

Ятып елар чаклар була,

Үзәкне өзәләр бит.


Колакта чыңлый һаман,

Эндәшә кебек әнкәм.

Авыр чаклар бик күп була,

Түзәргә кирәк, бәбкәм.


Экрен генә чәчтән сыйпап

Эндәшә кебек әнкәм.

Өлгергәндер инде балан,

Җыярга кирәк, балам.


Колакта чыңлый һаман

Эндәшә кебек әнкәм

Авыр чаклар бик куп була,

Түзәргә кирәк, балам.